Районда кичә өстәмә сайлаулар үтте
Кичә районның өч җирлегендә өстәмә сайлаулар үтте. Бер мандатлы 5 нче номерлы Җәлил, 6 нче санлы Иске Имән, 1 нче санлы Чукмарлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бушаган урыннарга депутатлар сайладылар. Чукмарлы авылында халык бердәм килгән һәм 100% тавышын Нәфис Фәсхетдинов кандидатурасын яклап биргән. Иске Имән участогына килгән...
Кичә районның өч җирлегендә өстәмә сайлаулар үтте. Бер мандатлы 5 нче номерлы Җәлил, 6 нче санлы Иске Имән, 1 нче санлы Чукмарлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бушаган урыннарга депутатлар сайладылар.
Чукмарлы авылында халык бердәм килгән һәм 100% тавышын Нәфис Фәсхетдинов кандидатурасын яклап биргән. Иске Имән участогына килгән 42 сайлаучы (95,5%) бертавыштан Илдар Юнысовны сайлаган. Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбендә урнашкан 2537 номерлы участогында күпчелек тавышны Рафик Кәримов җыйган. Аның кандидатурасын сайлауда катнашкан 93 процент халык хуплаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев