Район спортчылары сноубордта да сынатмыйлар
1 март көнне “Свияжские холмы” курорт шәһәрендә ТР Спорт министрлыгы “ТР тау чаңгысы һәм сноуборд Федерациясе” белән берлектә “Татарстан Республикасы Президенты Кубогына” тау чаңгысы һәм сноуборд буенча III фестиваль үткәрде
- Ярышлар ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды. Аның нәкъ менә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның туган көненә туры килүе дә әһәмиятле булды, - ди ярышларда катнашкан Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов.
Ярышларда барлыгы 20 команда катнашып, Сарман районы исеменнән чыгыш ясаган спортчылар дүртенче урынны яулаганнар. Илнур Ханнанов белән Ләйсән Галиева сноубордта шусалар, Марат Әшрафуллин белән Ринат Дәүләтов тау чаңгысында узышканнар. Ярышларда теләгән кеше катнаша алган.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев