Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда Өлкәннәр декадасы бара.
Һәркайда, һәр җирлектә яшь буынга акыллы киңәшләрен бирүче, олы терәк булучы өлкәннәребез хөрмәтләнә. Районда гаиләләренә уллыкка-кызлыкка яки тәрбиягә бала алган 30 гаилә бар. Шундый гаиләләрнең әти-әниләре зур батырлык үрнәге булып торалар. Аларга хөрмәт йөзеннән, бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин берничә гаиләдә булды, күчтәнәчләр тапшырды.
Нет комментариев