Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкы Интернет-кибетләрдә сак булырга тиеш

Теге яки бу товар кирәк булса, аны эзләп табу һәм сатып алу мөмкинлекләре хәзер аеруча күп.

Гадәти сәүдә нокталарыннан тыш, кирәкле нәрсәләрне Интернет кибетләреннән дә кайтартырга була. Тик бу очракта сак эш итәргә киңәш итәләр белгечләр. Чөнки күрмәгән, тотып карамаган товар өчен бер белмәгән сатучыларга акча күчерергә туры килә. Алар товарга, аның төзеклегенә гарантия бирәләрме соң? Берәр “фарс-мажор” очракларда җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзерләрме? Акча күчерүгә, югалмаслар, дип, төгәл генә әйтеп тә булмый.

Шулай килеп чыккан ки, Сарманда яшәүче Р.га үз автомобиле өчен запас часть –“автомат коробка” алырга кирәк булган. Ул Интернет киңлекләрендә шәхси эшмәкәр булган, ләкин башка регионда яшәүче бер сатучыны тапкан. Аның белән кулланышта булган, әмма автомобиль өчен үзенең функциональлеген югалтмаган комплектлаучы детальләр табу, аларны тестлаштырып карауны тәэмин итү һәм транспортировкалау буенча килешү төзелгән. Аны имзалаган көнне үк сатып алучы онлайн күчерү юлы белән товар өчен түләгән.

Товар дүрт көннән соң сатучы тарафыннан җибәрелгән, әмма, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, сатып алучы исеменә юлланмаган. Шул рәвешле, заказ бирүче ул товарны ала алмаган. Тик транспорт компаниясендә җибәрелгән товарны карау мөмкинлеге була. Шунысы кызганыч: товарның сатучы тасвирлаганча ук төзек хәлдә булмавы ачыклана. Дөрес, ошамаган очракта, аны алмаштыру турында телдән килешү төзелгән була. Әмма сатучы тарафыннан әлеге товарны китереп тапшыру буенча йөкләмәләр үтәлми, ягъни хезмәт күрсәтү вакыты бозыла.

– Бу кулланучы безгә мөрәҗәгать итте. Ул сатучыга, товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итеп, дәгъва кәгазе юллады. Сатучы аны алуы турында хәбәр салса да, кабат элемтәгә чыкмаган. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучы түләнгән товар, неустойка, мораль зыян һәм штраф өчен акчаларны кайтарту турында судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды, – диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Евгения Чернова. – «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 23.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, сату-алу шартнамәсе белән билгеләнгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы товарны кулланучыга тапшыру бурычын килешү белән билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: түләнгән товарны үзе билгеләгән яңа срокта тапшыруны; товар өчен алдан түләнгән сумманы кире кайтаруны. Шул ук вакытта кулланучы товарны сату-алу килешүендә билгеләнгән тапшыру срогын бозу нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны да таләп итәргә хокуклы.

Сатучының килешү буенча йөкләмәләрне тиешенчә үтәмәве фактын анализлап, суд, килешүне бозуның күренеп торган сәбәпләренә бәйле рәвештә, шартнамәне өзәргә, дигән карар чыгарган. Сатучы килешүдә каралган товарны кулланучыга тапшырмаган, димәк, шартнамәнең максаты үтәлмәгән. Дәгъва белдерүче, җавап бирүченең товарны китерү срокларын бозуына нигезләнеп, берьяклы рәвештә шартнамәне үтәүдән баш тарткан. Ул аңа хокуклы булып тора, шуңа күрә суд дәгъва белдерүченең шартнамә нигезендә товар өчен түләнгән акчаларны, неустойка, килгән мораль зыян һәм штрафлар өчен түләүләрне эзләтеп алу таләпләрен канәгатьләндерергә дигән нәтиҗәгә килгән.

Югарыда бәян ителгән очрактан чыгып, һәркемгә үзенә хәл итәсе: Интернет-кибетләргә, бигрәк тә 100 % алдан түләү таләп иткән сатучыларга ышанырга кирәкме? Дөрес, моңа төгәл генә җавап юк, чөнки теләсә кайда алдарга мөмкиннәр. Ничек кенә булса да, иң беренче чиратта, уяулыкны югалтмаска, бик игътибарлы булырга кирәк.

Сүз уңаеннан

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә 2026 елда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә һәм агымдагы оператив вәзгыятькә багышланган утырыш узды. Аның эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елена Черных катнашты.

Исегезгә төшерәбез: «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының 44 маддәсе нигезендә, муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатыннан, җирле үзидарә органнары кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карарга, аларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирергә, кулланучылар хокукларын яклау максатында судларга мөрәҗәгать итәргә, кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә хокуклы.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон яңа 10.1 маддәсе белән тулыландырылды. Аның нигезендә кулланучыларга юнәлтелгән реклама булмаган мәгълүмат, Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак, рус телендә башкарылырга тиеш. Бу законнарда каралган төбәкләрдә ул өстәмә рәвештә республикаларның дәүләт телләрендә һәм Россия халыкларының башка телләрендә дә урнаштырыла ала.

Шулай ук агымдагы елның 1 мартыннан Законның 16.1 статьясына да үзгәрешләр үз көченә керә. Яңа 4.2 пункт барлыкка килде, ул башкаручыга (сайт, кушымта, онлайн-кинотеатр хуҗасына һ.б.) кулланучының иске түләү мәгълүматларын, әгәр элегрәк аларны исәп-хисапларда кулланудан баш тарту белдерелгән булса, периодик түләүләрне исәптән чыгару өчен куллануны турыдан-туры тыя. Башкаручылар кулланучыдан мондый баш тартуны кабул итүне оештырырга тиешләр, шул исәптән – электрон формада да.

Альбина Сабирова

Рәсем: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев