Район яшьләре проблемаларны уртакка куеп хәл итәргә сүз куештылар
Сәламәтлек турында авыргач кына түгел, алдан ук уйларга кирәк. Аның белән проблемалар булган очракта, үз эчеңә бикләнергә ярамый, кем белән булса да, уртаклашырга мөһим. Сердәшең табиб булса, тагын да яхшырак.
22 август көнне Мөслимдә оештырылган «ӘЙТ» дип исемләнгән физик һәм психологик сәламәтлек шоу-конференциясе нәкъ менә шул темага багышланган иде. Проект Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары ярдәме белән «ТР иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла, Сәламәтлек автобусы төрле районнар буенча сәяхәт итә. Шул рәвешле узган җомгада ул күрше районга да килеп җиткән.
Чарага Сарман районының актив яшьләре, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Һәрбер катнашучыга төрле биремнәр язылган махсус буклетлар тараттылар. Беренче бирем автобус янында фотога төшү булды. Әлбәттә, монысын барысы да бик теләп башкардылар. Шуннан соң шоу-конференциянең төп өлеше башланып китте. Теләгәннәр күзләрен тикшерттеләр, ВИЧка тест тапшырдылар, физик һәм психологик сәламәтлек турында күргәзмәләр буенча экскурсияләр үттеләр, беренче медицина ярдәме күрсәтергә һәм дөрес тукланырга өйрәнделәр, психологларга мөрәҗәгать иттеләр. Һәрбер биремне үткән өчен билге куелды – кимендә алты билге җыючылар призлар уйнатуда катнаштылар.
«Кыр кухнясы»нда тәмле карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланганнан соң, яшьләр чакырылган табиблар белән очраштылар. Республика клиник наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий; Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш белгеч-эксперты, репродуктив сәламәтлек сораулары буенча белгеч, Казан дәүләт медицина университеты доценты Лариса Фәткуллина; табиб-диетолог, шул ук уку йорты доценты Елена Гомзина сәхнәләштерелгән күренешләр үрнәгендә тормыштан мисаллар китерделәр, егетләр һәм кызлар белән фикер алыштылар. Сорауларны аноним рәвештә дә биреп булды.
Призлар уйнатканда, беренче бүләккә ия булучы лототроннан кәгазьләр алырга тиеш булды. Әлеге хокукка Сарман егете Рөстәм Хәмитов ия булды. Әлбәттә, аның җиңел кулы белән башка райондашлары да төрле призлар оттылар. «Шәфкать» үзәге хезмәткәре Светлана Сафиуллина, Сарман урта мәктәбе укучысы Инсаф Җәләев, Сарман гимназиясеннән Камилла Габдуллина иң кызыклы комментарийлар язучылар булып танылдылар. Теләгәннәр ахырдан табиблар белән күзгә-күз дә очраштылар.
– Район яшьләре «ӘЙТ» шоу-конференциясендә активлык күрсәттеләр. Күп кенә мәйданчыкларда катнаштылар, призлы урыннарга ия булдылар. Яңа дуслар, танышлар таптылар, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Бу районда яшьләр сәясәтен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Алга! – диде район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов.
Кызыклы чаралар алда әле күп булыр. Иң мөһиме – сәламәтлек!
Инсаф Җәләев, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе:
– Район делегациясе составында Мөслимгә килүемә бер дә үкенмим. Конференциядә алган тәҗрибә минем өчен иң яхшылардан булды. Чарада кунакчыл, шул ук вакытта белем бирү мохите дә хөкем сөрде. Очрашу сарманлыларны битараф калдырмагандыр, мөгаен. Оештыручыларга зур рәхмәт!
Камилла Габдуллина, Сарман гимназиясенең 11 сыйныфы укучысы:
– Саф һава, кызыклы мәйданчыклар, урыны да матур. Фонтан бик ошады, матур һава торышы да сөендерде. Программасы да кызыклы иде. Табиблар чыгышы бик эчтәлекле булды. Оештыручылар ярдәмчел иделәр, гел елмаеп тордылар. Кемнән генә сорама, барысын да яхшылап аңлаттылар, җавап бирделәр. Хәзер сәламәтлегем турында тагын да ныграк кайгырта башлаячакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев