Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй белән котлый
Хөрмәтле райондашлар, Сарманны якын итеп кайткан кунаклар! Халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, без бу бәйрәмгә һәрвакыттагыча ныклап әзерләнәбез. Сабан туе – милли гореф-гадәтләребезне саклауга, традицияләребезне барлауга, хезмәт кешесен данлауга, бәйгеләрдә көч сынашуга нигезләнгән, уен-көлке, җыр-моңга күмелгән, тормыш-көнкүрешебезнең муллыгын, татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын, ихласлыгын күрсәтүче шатлыклы бәйрәм.
Сарманлыларның да, сабан төгәлләнгәннән соң, тырыш, намуслы хезмәттән бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-туганлык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән авылдашларны, дусларны, классташларны очраштыра.
Сабантуй – Россиядә халыклар бердәмлеге елында күркәм традицияләребезне, халык талантларын, үзешчән сәнгатебезне мәйданнарга чыгару өчен дә зур мөмкинлек. Бу зиннәтле бәйрәмебез күптән инде милли чикләрне узды. Сабантуйны илебездә барлык милләтләр дә үз итә, һәр халык бәйрәмгә үзенә хас бизәген өсти. Уртак гореф-гадәтләргә ихтирам тагын да арта. Милли бәйрәм көннәрендә, рухи мирасыбыз дәвамчысы булып, үз асылыбызга кайтабыз.
Сабан туенда без, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, туендыручы җиребезгә хөрмәт белдерәбез. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре тиешле срокларда башкарылды. Инде табигать-Анабыз мәрхәмәте белән мул уңыш үстереп, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.

Көнне төнгә ялгап эшләгән, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл эшчәннәренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Җиргә салынган орлыклардан мул уңыш үстерүдә, терлекчелектә мул продукция җитештерүдә югары нәтиҗәләр телим.
Кайсы гына өлкәне алсак та, тырышып хезмәт куючы райондашларның матур хезмәт нәтиҗәләре горурланырлык. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә.
Сабантуйлар һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлыксөенечләр генә китерсен, тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, аралашу, милли традицияләр белән танышу мөмкинлеге бирсен. Дөньяларга тынычлык, иминлек, тотрыклылык иңсен. Илебез иминлеген яклап, хәрби операциядә катнашучы ватандашлар исән-сау гаиләләренә, туган җирләренә әйләнеп кайтсын.
Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бәйрәмчә күтәренке кәеф телим. Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев