Җәмгыять

Путин: «Татарстан – чит илләр өчен үрнәк»

Туры эфир барышында Россия Президенты «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде.

«Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры. РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә. «Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлек оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.


Нет комментариев