САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психологик ярдәм кирәк булса

Үскән вакытта, балаларда, яшүсмерләрдә эчке борчылулар булмый калмый.

Аларның сәбәпләре төрле: кемдер җавапсыз мәхәббәттән яна, кемдер исә әти-әнисе яки яшьтәшләре белән уртак тел таба алмый. Соңгы елларда депрессиягә китерүче коронавирус инфекциясе дә барлыкка килде. Саннардан күренгәнчә, нәтиҗә буларак, төрле сәбәпләр аркасында үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләр дә арта бара. Аларга ярдәм итү максатыннан, балаларга, яшүсмерләргә, аларның әти-әниләренә психологик ярдәм күрсәтүче Бердәм Бөтенроссия ышаныч телефоны эшли. Аның номеры түбәндәгечә: 8-800-2000-122. Аңа шалтырату өчен, номерны җыясыз, аннан соң шалтырату башкарылган регион билгеләнә, шалтырату шалтыратучының регионына җибәрелә.
Бердәм Бөтенроссия ышаныч телефонының максаты – шалтыратучының кискен психоэмоциональ халәтен йомшарту, аның сәбәпләрен ачыклау, килеп чыккан ситуациядән чыгу юлларын күрсәтү, шалтыратучыны килеп чыккан проблеманы хәл итүгә юнәлдерү.
Психолог белән аралашу аноним: исем-фамилияңне, адресыңны әйтергә кирәк түгел, шалтырату теләсә-кайсы телефоннан – кәрәзледән, стационардан бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев