Өлкән яшьтәгеләрне финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр
Җәмгыять

Өлкән яшьтәгеләрне финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр

18 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрының кинозалында Казан Дәүләт университеты укытучылары район пенсионерлары белән очрашу-уку уздырачаклар.

Мөгаллимнәр пенсия түләү, салымнар һәм социаль иминиятләштерү буенча белемнәр бирәчәкләр.

Кызыксындырган сорауларга җаваплар алу да мөмкин булачак.

Альбина Сабирова язмасы.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/


Нет комментариев