Өлфәт апа 95ен тутырды
Җәмгыять

Өлфәт апа 95ен тутырды

Түбән Ләшәү авылында гомер иткән Нуриәхмәтова Өлфәт

Газиз кызына шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Бүгенге көндә улы Азат, килене Фәүзия тәрбиясендә Буралы Чишмәдә яши ул. Олуг юбилее белән ветеранны Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Якыннары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.


Нет комментариев