САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өйдәге вак черкиләрдән ничек котылырга?

Өйдә бөҗәкләр барлыкка килсә, бер дә күңелле түгел. Мәсәлән, җиләк-җимеш һәм яшелчә булганда чыга торган вак черкиләр.

Алар җиләк-җимеш һәм яшелчә бозылганда барлыкка киләләр. Бик вак булганлыктан, бу бөҗәкләрне тоту да авыр. Ләкин моны бик җиңел итеп тә эшләп була. Зур булмаган савытта алма уксусын җылытыгыз һәм ачык килеш калдырыгыз. Бөҗәкләр алма уксусының көчле исенә киләләр һәм барлыкка килгән агуны татып карыйлар. Алма уксусын хуш исле савыт-саба юа торган сыеклык белән алыштырырга да мөмкин, ләкин аңа аз гына гади уксус өстәргә онытмагыз.

 

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев