САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мортыштамакта урамга асфальт сорадылар

Бүген районның авыл җирлекләрендә исәп-хисап җыелышлары башланып китте.

Беренчеләрдән булып ул Мортыштамак авыл җирлегендә узды. Халык җыенында район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Көн тәртибе буенча иң элек сүзне авыл җирлеге башлыгы Илдар Хафизов үзе алды. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләргә тукталды һәм быел нәрсәләр планлаштырылганын атады. Икенче булып “Сарман” агрофирмасының әйдәп баручы белгече Ришат Хәсәншин чыгыш ясады һәм авыл хуҗалыгында узган ел башкарылган эшләрне анализлады. 

Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тукталды. Участок инспекторы Гөлназ Зәйнәгытдинова үз чыгышында районда, шул исәптән Мортыштамакта криминоген хәл торышын яктыртты, мошенниклардан сак булырга өндәде, теләүче яшьләрне эчке эшләр органнарына хезмәткә чакырды.

Авыл ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева ветераннар хәрәкәтенең эшчәнлеге турында сөйләде, форсаттан файдаланып, район башлыгына Комсомол урамының бер өлешенә асфальт түшәү белән ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. 

Җыенга йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады. Ул районда узган ел башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев