Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри булуы хакында Ләйлә Фазлыева хәбәр итте
Татарстан Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, битлек, перчатка кию, бер-берең белән аралашканда, дистанция саклау — тормышыбыз иминлеге өчен аеруча мөһим факторлар. Бу хакта Ләйлә Фазлыева бүген брифингта сөйләде.
Өйдән чыкканда, саклану чараларын күрү зарур. Битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри.
«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.
Ә инде 12 майдан соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск, яки белешмә алырга кирәк түгеллеге хакында без хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев