САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – витаминлы салат

Сезгә витаминлы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - пешерелгән тавык түшкәләре - 300 грамм; - яшел ачы торма - 1 данә; - кишер - 100 грамм; - кабак - 150 грамм; - башлы суган - 1 данә; - кыздыру өчен үсемлек мае - 1 аш калагы; - тоз -...

Сезгә витаминлы салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- пешерелгән тавык түшкәләре - 300 грамм;

- яшел ачы торма - 1 данә;

- кишер - 100 грамм;

- кабак - 150 грамм;

- башлы суган - 1 данә;

- кыздыру өчен үсемлек мае - 1 аш калагы;

- тоз - тәм буенча;

- яңа тартылган кара борыч катнашмасы - ярты чәй калагы;

- кабак мае - 2 аш калагы;

- фриссе салаты - 1 бәйләм.

Яшелчәләрне, чистартып һәм юып, әзерләп куябыз.

Башлы суганны вак итеп турыйбыз һәм үсемлек маенда кыздырабыз. Ачы торманы, кишерне һәм кабакны эре кыргычта уабыз.

Тавык түшкәләрен тозлы суда әзер булганчы пешерәбез. Коры аштамырлар һәм тәмләткечләр белән пешерергә дә була. Әзер тавык түшкәсен суытабыз һәм вак кисәкләргә яки сүсләргә бүлгәлибез.

Салатның барлык ингредиентларын да бутыйбыз, тоз, борыч сибәбез һәм кабак мае салабыз. Тәлинкәгә юылган һәм киптерелгән фриссе салаты яфраклары куябыз , өстенә тау формасында салат салабыз.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев