Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре башлана

22 августта Россия башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәре үтәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстан Республикасы — Мәскәүдә ел саен уз төбәге көннәрен уздыручы бердәнбер субъект. Бу инде яхшы традициягә әверелгән.

Быелгы чаралар программасы бай һәм төрле. Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы уздырылачак. Моннан тыш, Татарстан мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар планлаштырыла.

Татарстан мәдәнияте көннәре Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерт программасы белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев