Әлмәттә  Сабантуйга бүләкне үзенчәлекле итеп җыйганнар
Җәмгыять

Әлмәттә Сабантуйга бүләкне үзенчәлекле итеп җыйганнар

Әлмәттә Сабантуйга бүләкне үзенчәлекле итеп җыйганнар.

Атлар иярләдеңме, 
Тайлар йөгәнләдеңме; 
Сабантуе җитә диеп, 
Бүләк әзерләдеңме? 
Күмәк көч тау күчерә.Сабантуйга колач җәеп әзерләнәбез.Җәйнең ямьле көнендә барыбыз бергәләшеп, милләтебезнең күренекле бәйрәменә, елдагыча, Сабантуй бирнәләре җыйдык. Бәйрәмгә чакырып, биеп-җырлап күңел ачтык. Бәйрәмебез мөбарәк булсын, тыныч, күңелле үтсен дигән теләктә калабыз.Былтыр атыбыз бик йончылгач, жәлләгән идек, бүтән транспорт белән йөрдек.Без, мәдәният хезмәткәрләре бик универсаль халык бит.


Нет комментариев