Ләке халкын юл-су сораулары борчый
Ләке авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.
Аны җирлек башлыгы Юрий Антонов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» җитештерү комплексы җитәкчесе Рөстәм Розумбетов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарманның 131 нче янгын-коткару часте начальнигы Руслан Таҗетдинов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде – күбесенчә алар су белән тәэмин итү, юл хуҗалыгы өлкәләре буенча иделәр.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр куелды, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев