САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан кешесе 2003 елгы ике сумлык тәңкә өчен 15 миллион сум сорый

Казанда сатуга, беренче карашка гади генә күренгән, 2003 елгы ике сумлык тәңкә чыгарылган.

Аның бәясе күпләрне шаккатыра — сатучы тәңкә өчен 15 миллион сум сорый, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Мондый бәянең сәбәбе — тиражның бик чикләнгән булуында. Мәгълүматларга караганда, мондый тәңкәләр дөньяда 15 мең данә генә, шуңа да ул нумизматлар өчен чын хәзинә булып санала.

Сирәк очрый торган экземпляр иясе аның базардагы бәясе якынча 30-40 мең сум икәнен яхшы белә. «Мондый бәягә сатканчы, үземдә торсын. Үз сатып алучысын көтәм», — дип яза ул игъланында.

Хуҗасы тәңкәнең чын булуын ассызыклый һәм җитди ниятле кешегә, аның оригинальлеген раслау өчен, бәйсез экспертиза үткәрергә әзер булуын белдерә. Мондый очраклар сирәк очрый торган тәңкәләрнең зур инвестиция һәм коллекцияләү объектына әверелүен тагын бер кат исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев