Иске Имән балалар бакчасында Мияссәрә әбигә багышлап “Хәтер сандыгы” тутырылды
Иске Имән балалар бакчасында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап почмак ясап куйдык. Легендар Бөек Ватан сугышы ветераныбыз -101 яшьлек Шакирова Мияссәрә Шакир кызына багышлап “Хәтер сандыгы” тутырылды.
Балаларны аның эчтәлеге белән таныштырдык. Үзләренә кызыклы булган экспонатларны, медальләрне тотып карадылар.
Бакчага йөрүче балалар белән ветеран –әбигә кунакка бардык. Ул аларга үзенең тормыш юлын сөйләде, сугыш кырында күргәннәре белән таныштырды.Мияссәрә әби бүгенге көннәргә куанып,уллары һәм киленнәренә, онык һәм оныкчыкларына, сәламәтлек, бәхет –шатлык теләп яши.
Бөек ватан сугышы беткәнгә 75 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.
Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.
Сугышка киткәннәрнең күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйча, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.
Рәхмәт сезгә исән калганнар,
Мәңге хәтердә Һәлак булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев