Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җирлек йолдызлары концерт куйганнар

Өч-Өйле Саклау авылы клубында “Татарстанда җәй” республика проекты кысаларында бик күңелле чара үткән. Аны оештыруга мәдәният йорты директоры Резидә Таҗетдинова зур көч куйган.

- Концертны “Йолдызлар безнең арада” дип атадык. Анда авылда яшәүче әби-бабайларның Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Мөслимдә яшәүче уллары-кызлары, онык-оныкчыклары чыгыш ясадылар. Алар төрле милләт биюләре башкардылар, матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашаны авылыбызның 86 яшьлек ветераны Хамис Мифтах улы Таҗетдинов, үзе гармунда уйнап, җырлап башлады. Аннан авылдашыбыз Рәмзия Галимулла кызы Корбанованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләдек.

Концерт, төрле кызыклы уеннар белән аралаштырып, урамда, мәдәният йорты каршында үтте, төрле бәйгеләр оештырылды. Иң соңыннан бергәләп чәй эчтек, биедек. Бик күңелле очрашу һәм бәйрәм булды, - дип хәбәр итте җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев