Илексазда кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар
Россиядә Халыклар бердәмлеге елы буларак, җыенга килгән кунакларны төрле милләт киемнәреннән ипи-тоз белән каршы алдылар.
Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына багышланган күргәзмә дә җыенга килгән һәркемгә ошагандыр.
Җыен, гадәттәгечә, авыл мәдәният йортының тамаша залында узды. Анда катнашучыларны сәламләгәч, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Илшат һадиуллин узган ел башкарылган эшләргә тукталды, агымдагы елда эшләнәчәкләрен атады. Аннан “Сарман” агрофирмасы эшчәнлеге тыңланды. Җирлектә криминоген хәл торышы турында – участок инспекторы Гөлназ Зәйнәгытдинова, янгынга каршы профилактик чаралар турында Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы Радик Госманов чыгышлары булды.
Йомгаклау өчен сүз район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Ул узган ел районда төрле өлкәләрдә башкарылган эшләрне анализлады, алдагы елга бурычларга тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев