САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Әшрафуллин бәрәңгене кайчан утыртырга киңәш итә

.

- Туфракта җылылык температурасы 10 градустан түбән булмаса, бәрәңгене утыртырга ярый. Аннан соң, туфрак өлгергән булырга тиеш. Аны учка алып кысасың да, җиргә ташлыйсың. Таралып китсә, туфрак өлгергән була. Безнең бабаларыбыз чәчүгә чыкканда җиргә утырып караганнар. Тән туңмаса, икмәкне чәчкәннәр. Туфракта җылылык 3 градустан түбән булмаса, иртә культураларны чәчәргә мөмкин. “Яз көне чәчсәң, сазга чәч”, - дигәннәр бит бабаларыбыз. Җир өлгерүен дә истән чыгармаска кирәк. Хәзер менә Ураза ае. Аллаһ кушканнарны үтик, дога кылып, аннан илебезгә иминлек, муллык сорыйк, Рамазан ае кебек изге айда Аңа тагы да күбрәк мөрәҗәгать итик. Гошер сәдакасы бирергә онытмыйк. Әйтик, һәр ун чиләк бәрәңгенең берсе синеке түгел, мохтаҗларныкы, - диде ул.

Илдар Әшрафуллинның быелгы язга булган фаразлары турында язган идек инде. Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев