САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Әшрафуллин быелгы елга нинди фаразлар әйтә?

Районыбызда һава торышын күзәтеп, язып, сынамышларны барлап баручылар да бар. Шундыйларның берсе – районыбызның хөрмәтле кешесе, бөтен гомерен җиргә багышлаган, Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Илдар Әшрафуллин.

Аның газета укучыларга биргән фаразлары чынга ашты. “Март ахырында көннәр нык кына суытып, апрель башында шактый гына җылытачак”, - дигән иде ул.
- Әлбәттә, кайчан яңгыр явасын, икмәк уңышы нинди буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Күпьеллык күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: быелгы ел 1999 елга охшабрак килә. Ул елны да кыш салкын булмады, кар күп яуды, 9 апрельдә ташу китте, апрельнең икенче яртысы һәм май ае яңгырлы булды, ул июнь уртасына кадәр яуды. Аннан соң ике ай – июнь уртасыннан алып август уртасына кадәр корылык булды, июль аенда җылылык 35 градусларга кадәр җитте. Урып-җыю чоры яңгырлы булды. Октябрь бик матур килде, “әбиләр чуагы” шактый озакка сузылды. Быел март ахырында тагын бер суытып, апрель башында кинәт җылытачак, дип уйлыйм. Гадәттә, кыш салкын булмаган елны май ае ахырына кадәр кыраулар төшә. Бәрәңгене быел иртәрәк утыртсаң яхшырак булыр, дип уйлыйм.

Март ахырында, чыннан да, кабат кышка кайтып килдек, хәзер көн җылынганын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев