Үткән атнада Яхшыбай авылында Алма бәйрәме үткәне турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада Түбән Оч һәм Югары Оч урамнары «Бәрәңге» бәйрәменә кунаклар җыйды.
Бәрәңгедән нинди генә ризыклар юк иде: бәлеш, кыстыбый, дурочмак, бәрәңге шарчыклары, тәгәрәткән бәрәңге, ярып пешергән һәм башкалар. Бәйрәм төрле ярышлар, бию, җырлар белән үрелеп барды, бик күңелле узды.
Киләсе очрашуны Аръяк урамында "Кәбестә" һәм "Бал" бәйрәмнәрендә күрешергә сөйләштеләр.
Нет комментариев