Алдагы ялларда Татарстан территориясенә төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынты ясаячак. Бу сәбәпле һава торышы начараячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
7 август, җомга көнне, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, әмма явым-төшем көтелми. Температура төнлә +13...+18, көндез +26...+31 градус булачак.
Шимбәгә каршы төндә кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, көндез исә боз явуы ихтимал. Шимбә төне алдагы төнгә караганда эссерәк була – +16...+21 градус. Көндез температура +24...+29 градус (көнчыгышта +32 градуска кадәр).

Якшәмбе, 9 августта, кыска вакытлы яңгырлар көтелә, температура бераз түбәнәя: төнлә +14...+19, көндез +22...+27 градус.
Дүшәмбе, 10 августта, республика циклонның тыл өлешендә булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез 20–25 градустан артык җылы көтелми. Районда да шундый һава торышы булачак.
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Нет комментариев