Гыйнварда татарстанлылар гадәттәгедән азрак аванс алачак
Гыйнвар аендагы озын яллар (1-11нче гыйнвар) татарстанлыларның аванс күләменә йогынты ясаячак.
Түләүләрнең азрак булуы эш көннәренең санына бәйле: аванс айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен генә исәпләнә. Гыйнварда барлыгы 15 эш көне булса, шуның 4 көне генә (12 -15нче гыйнварга) айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак. Шуңа күрә ай башында бирелә торган акча күләме гадәттәгедән кимрәк булачак, ә калган өлеше төп эш хакы белән бергә түләнәчәк. Шул рәвешле, айлык гомуми керем үзгәрми, бары тик түләүләрнең бүленеше генә үзгәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев