Татарстанда патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» икенче ачык әдәби конкурсына гаризалар кабул итү башлана.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итүенчә, быелгы бәйгегә иҗади эшләр 2025 елның 26 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк. Конкурсның төп максаты — махсус хәрби операция геройларының батырлыгын һәм патриотизм темасын әдәбият аша тирән итеп ачу. Узган ел бәйгедә илнең 27 шәһәреннән 136 автор катнашкан иде. Быелгы конкурсның төп яңалыгы — «Роман» номинациясе өстәлү, биредә беренче урын өчен 500 мең сум акча каралган. Шулай ук повесть, хикәя, поэма яки шигырьләр циклы һәм очерк номинацияләрендә дә җиңүчеләрне зур акчалата бүләкләр көтә (повесть өчен – 300, шигырьләр өчен 150 меңгә кадәр). Катнашучыларга ярдәм итеп, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләре мастер-класслар һәм видеодәресләр уздырачак. Жюри рәисе Фирдус Гыймалтдинов билгеләп үткәнчә, бу әсәрләр бүгенге заман хакыйкатен чагылдыру һәм суверенитетыбызны саклау өчен зур әһәмияткә ия.
Нет комментариев