Җәлилче Зиннәт Хәсәновны туган авылында искә алдылар
Бүген, 16 ноябрьдә, кыю йөрәкле якташыбыз – җәлилче Зиннәт Хәсәнов туган. Батырның тууына 110 еллык уңаеннан аның туган авылы Иске Кәшердә Хәтер көне узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. “Зиннәт Хәсәновның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк. Ул Ватанны саклап һәлак булды”, - диде ул. Геройның һәйкәленә тере чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде. Батыр якташыбызга багышланган истәлекләрне укыгыз.