САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чукмарлы халкы проблемаларны бергә хәл итә

Чукмарлы авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.

Аны җирлек башлыгы Илдар Һадиуллин алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Сарман» агрофирмасы вәкиле Румил Нуретдинов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарманның 131 нче янгын-коткару часте начальнигы Руслан Таҗетдинов һәм Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәделәр. Җирлек ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова үз җаваплылыгына караган мәсьәләләргә тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде.

Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр, җирле фермерларның продукцияләре куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев