Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Спорт

Район өлкәннәре Чаллыдан җиңү белән кайттылар

Район өлкәннәре Скандинав алымы белән йөрү буенча узган фестивальдә катнашып, 26 район арасында җиңүче булып танылдылар.

Фестиваль 6 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Аны Россия пенсионерлар берлегенең шәһәр бүлекчәсе оештырды. Районнан ярышларда берлекнең Сарман бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендәге унбер кеше катнашты. Сарманнан Дилүс Гомәров 5 километрлы дистанциядә – беренче, Җәлилдән Нәфис Мәхмуров өченче урыннарны яуладылар. Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова 3 километрлы дистанциядә – беренче, Мортыштамактан Роберт Гәрәев – өченче булдылар. Гомуми очколар буенча район командасын узучы булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев