САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асия апа май аенда нәрсәләр җыя?

Май - белгечләр әйтүенчә, дару үләннәре һәм үсемлекләре җыю ае да.

- Май аенда чәчәк атканчы тузганак тамырын җыярга кирәк, шулай ук мин үзем әрекмән тамырын, үги ана яфрагын җыям. Үги ана яфрагын 12 июльгә кадәр җыярга мөмкин. Аның тамыры да бик файдалы. Тамырын алып югач, бераз җилләтергә, аннан соң тамырны, яфракларын вак итеп турап, бал белән болгатып куярга кирәк. Ул суыткычта бик әйбәт саклана. Консервларга да мөмкин. Бу катнашма ютәлдән әйбәт, какырыкны чыгара, яраларны тиз төзәтә, иммунитетны ныгыта, астма, туберкулездан файдалы, балалар өчен дә яхшы, - ди Иске Кәшер авылында яшәүче үләнче Асия апа.

Май аенда республикада һәм безнең районда шулай ук утчәчәк, бадан (монгол чәе), каен яфрагы һәм бөреләрен, бака яфрагын, камырлыкның яфракларын, чәчәкләрен һәм кайрысын, нарат җиләге яфракларын, имән кайрысын, җир җиләге яфракларын, балан кайрысын, кычыткан яфракларын, каштан чәчәкләрен, ландыш яфракларын, чәчәкләрен, көтүче сумкасын, нарат ылысын, кара тирәк бөреләрен, кайрысын һәм яфракларын, миләүшә яфракларын, керән тамырын, карлыган яфракларын, канлы үлән һәм башка үсемлекләрне җыярга мөмкин.

Табиб белән киңәшегез, килешмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев