Александровка авыл китапханәсендә авылдашыбыз Халисә Шәйдуллинаның "Әйтеп калыйм" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе үткрелде.
Халисә апа Шәйдуллина бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яши,"Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы булып тора. Бу китапта аның шигырьләре, язмалары, төрле мәзәкләре урын алган. Авторның бу китапка кергән язмалары үзгә. Аларда тасвирланган кешеләр-авылдашлары, хезмәттәшләре.... Шул ягы белән ул безгә, авылдашларына кызыклы, мавыктыргыч. Очрашуга килгән чордашлары да бу турыда искәртеп: "Балачагыбызга, яшьлегебезгә кайтарып килгәнең өчен зур рәхмәт",- дип әйттеләр.
Нет комментариев