Агачтан – шәм савыты + ВИДЕО
Җәмгыять

Агачтан – шәм савыты + ВИДЕО

Бөек Җиңү бәйрәме көнне без, әлбәттә, илебез азатлыгы өчен сугышта һәлак булган, кайткач, яралардан әрнеп яшәгән әти-бабаларыбызны, башка якыннарыбызны һәм ватандашларыбызны искә алачакбыз.

 Мондый очраклар өчен Хәтер шәме бик тә уңай. Районыбызның безгә яхшы таныш булган кул эшләре остасы Илфира Минһаҗева агач кулланып ясаган шәм савытлары – заманча, матур һәм оригиналь. Ясап карагыз, хөрмәтле төркемдәшләр!
Зөлфия Шәрипова язмасы

ЧЫГАНАК


Нет комментариев