САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 мартка сюрприз: быел голланд тюльпаннары булмаячак

Быел яз Голландиядән кайтартылган тюльпаннар булмаячак.

Барлык тюльпаннар да диярлек Россиядә үстерелгән һәм кыйммәт булачак, дип яза «Российская газета», Чәчәк сатучылар берлеге рәисе Алексей Антиповка сылтама белән.

«Бу – санкция, коронавирус, башка вакыйгалар белән бәйле түгел. Чынлап та импортны алыштыру булды. Россиядә чәчәк үстерүчеләр берничә йөз исәпләнә», – дигән ул.

Тюльпаннар иң күп сатыла торган чәчәк түгел. Чәчәк базарында иң зур урынны алып торганнары – розалар (49%), хризантемалар (15%), канәферләр (11%), гербералар (8%). Тюльпаннарны башлыча 8 мартта алалар, бу – барлык күләмнең 10% тәшкил итә. Март башында 150 миллион чәчәк сатыла икән – бу һәр хатын-кызга елына 2-3 букет бүләк итәләр, дигән сүз.

Соңгы 5 елда чәчәк үстерү бизнесы 68%ка арткан. 2016 елда 200,8 млн данә үстерсәләр, 2021 елда – 338,9 млн. Элек чәчәкләрне Голландия (34%), Эквадор (33%), Беларусь (9%), Кения (8%), Колумбия (6,6%) сатса, соңгы елларда үзебездә үстерелгәннәр арта бара. Шулай да җирле чәчәкләр барлык күләмнең 17 %ын гына тәшкил итә икән. Голландияне Африка иле Кения һәм Латин Америкасы иле Эквадор кысрыклап чыгарып бара. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/8-martka-syurpriz-byel-golland-tyulpannary-bulmayacak-5857872

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев