Пәнҗешәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булып күренүчәнлек начараерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка борылып исәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр булачак, ә көндез кайбер урыннарда 12 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы көндез +23..+28 градус тирәсендә көтелә.
Казанда да көндез явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава сакланачак. Шәһәрдә термометрлар +26..+28 градусны күрсәтәчәк.
Район территориясендә дә шундый һава торышы көтелә.
Нет комментариев