3 августта Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм эссе көн фаразлана
Дүшәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы Һава торышы көтелә. Гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә урыны белән бераз явым-төшем булса, көндез кыска вакытлы яңгырлар, яшен фаразлана, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге – секундына 6–11 метр. Көндез урыны белән ул 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Температура режимы: төнлә +12..+17 градус салкын булачак, көндез Һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.
Казанда да шундый ук Һава шартлары көтелә: алмашынучан болытлылык, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җилнең тизлеге төньяк-көнбатыштан – секундына 6–11 метр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитә. Башкалада көндез термометрлар +27..+29 градусны күрсәтәчәк.
Идарә гражданнарга яшен вакытында саклык чараларын күрергә тәкъдим итә.
Районда да шундый һава торышы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев