Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Көн темасы, 1 август.
Татарстан Республикасында "Авыл китапханәләре" проекты бүгенге көндә уңышлы гына тормышка ашырылып килә. "Бердәм Россия "партиясе әлеге проект кысаларында барлык китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча эш алып бара. Районда исә эшләп килүче 36 китапханәдә бүген китап сөючеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. - Район авыл китапханәләренә соңгы елларда игътибар...
-
Районда халык җыены узачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов партия Халык җыены дип аталган яңа проект буенча эшли башлавы турында бәян итте. - Үзәк сайлау комиссиясеннән таныклык алдык, хәзер сайлау алды кампаниясе башларга тулы хокукыбыз бар. Халык белән очрашулар башлыйбыз, районнарга һәм авылларга чыгачакбыз. Халык җыеннарында урыннарга барып,...
-
Изге Рамазан ае дәвам итә!
Аллаһы Тәгалә бу айны фарыз уразалар тотып уздырырга насыйп итсен, Аллаһ ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде! Бу изге айның һәр көнен, һәр сәгатен, һәр мизгелен Аллаһ разый булырлык гамәл-гыйбадәтләрдә уздырырга насыйп итсен! Диндә-намазда булганнарыбызның иманнары тагын да ныгысын, намазда булмаганнарга шушы изге айда намазга басарга, ураза тотарга...
-
Көн темасы, 16 июль.
10 июльдә Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" ("Наша республика: гордимся и любим") бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Конкурсны оештыручылар - "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән,...
-
Көн темасы, 7 июль.
Татарстанда муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсы дәвам итә. Бүләк фондының гомуми күләме - 35 миллион сум. Һәр район бу бәйгегә үз проектларын тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыруга грант ота ала. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, мондый конкурсны уздыру идеясе республикада "Бердәм Россия"...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең башында торырга ризалык бирде
Партия әгъзалары 2014 елның 14 сентябрендә узачак Дәүләт Советына сайлауларда партия исемлеге башында тору үтенече белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне кабул итте һәм бер команда булып эшләргә кирәк, хакимият партиясе халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш, дип белдерде. 2 июль көнне «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә республикабыз һәм...
-
Көн темасы, 9 июнь.
14 июньдә Даулы болында районыбызның барлык өлкәннәре өчен Сабантуй бәйрәме узачак. Башлана 10 сәгатьтә.
-
1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне - ул, беренче чиратта, өлкәннәргә...
-
Көн темасы, 21 май.
2014 елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 108 юл һәлакәте очрагы теркәлде, аларда алты баланың гомере өзелде һәм 129 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шулар арасында биш һәлакәт очрагы Сарман районы территориясендә булды, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шуларның берсе - җәяүле, дүртесе - автотранспорт пассажиры. Һәлакәтләр санын...
-
19 май - Татарстан матбугаты көне
Районыбызның хөрмәтле журналистлары, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, матбугат ветераннары! Сез район газетасында туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларын даими чагылдырасыз. Электрон матбугат чаралары тормышыбызга көннән -көн күбрәк үтеп керсә дә, районда басма матбугатның роле кимемәвенә зур көч куясыз. Сезгә күңел көрлеге, иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
15 май-Халыкара гаилә көне!
Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур ,...
-
Көн темасы, 12 май.
13-14 май көннәрендә "Чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын саклау" ("Защита прав граждан при призыве") дигән темага "кайнар линия" телефоннары эшләячәк. Кирәкле мәгълүматны алырга һәм борчыган сорауларга җавап табарга Татарстан Республикасында кеше хокукы буенча Уполномоченный, Республика Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы яшь юристлары Ассоциациясе вәкилләре ярдәм итәчәкләр. Телефоннар 8(843) 236-40-63 8(843) 236-40-98...
-
Бөек Җиңү көне белән!
Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тулды....
-
7 май- Радио һәм элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне!
Бүген 7 май- Радио һәм элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне! 1962 елның 7 маенда район элемтә узелында оештырылып, чыбыклы элемтә аша атнага 3 тапкыр 15-20 минутлык район хәбәрләрен бирә башлаган радиотапшырулар редакциясе үткән юл мактаулы һәм горурланырлык. Чөнки ул һәрвакыт көчле тәрбия чарасы булды һәм шундый булып кала бирә. Бүген...
-
Көн темасы, 6 май.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге бәйрәмне үткәрү планы һәм әзерлек чаралары күптән түгел район советының чираттагы утырышында каралды. Районда 64 Бөек Ватан сугышы ветераны, 291 сугыш ветеранының тол калган хатыннары һәм 1038 тыл ветераны яши. Бу саннарны үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең...