Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр
12 июньдә Сарманның Үзәк ял паркында алда торган сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар командалары арасында футбол ярышлары узачак. Шунда ук теләгән кешеләр ГТО нормаларын да тапшыра алалар; Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен үтәү максатыннан, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежде- ниеләре, инвалидлар һәм картлар интернат-йортлары һәм әлеге категориягә...
-
Сарманда - Сабан туе
Районда милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды, бик күп кунаклар килде. Алар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, РФ Дәүләт Думасы депутаты булган якташыбыз Хафиз Салихов, «Татмелиорация» траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнеголов, Татарстанның...
-
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп утелә. Бу көндә дөньяның күп илләрендә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар, демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза.
-
«ЭКСТРЕМИЗМГА – ЮК!»
1-30 сентябрь көннәрендә республикабызда «Экстремизмга - юк!» дигән айлык уза. Бу чара Татарстанда традицион рәвештә оештырыла. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм динара багланышларны ныгыту, үзара килешеп яшәүне алга сөрү.Айлык планында төрле чаралар, очрашулар каралган. Шулай ук, уку йорт-ларында, хезмәт коллективларындатөрле темаларга түгәрәк өстәлләр оештыру да каралган.
-
Бүгеннән районыбызда срогыннан алда тавыш бирү башлана .
Срогыннан алда тавыш бирү - ул быелгы сайлауларның яңалыгы. 14 сентябрьдә прописка адресы буенча тавыш бирергә бара алмаучылар моны алдарак - 3 сентябрьдән 13 енә кадәр эшли ала. Ләкин гражданин алдан үз сайлау участогына барып, гариза язарга һәм анда срогыннан алда тавыш бирүенең сәбәбен күрсәтергә тиеш (отпуск, командировка, уку яки...
-
Көн темасы, 2 сентябрь.
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм юлларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы районыбызда дәвам итә.
-
30 нчы август – Татарстан Республикасы көне!
Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Бу көннәрдә барыбыз да ихлас горурлык белән олы бәйрәм - Республика көнен билгеләп үтәбез. 1990 елның 30 августы - Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн - дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты.Шушы еллар эчендә ил һәм дөнья күләмендә Татарстанның дәрәҗәсе нык күтәрелде. Республика көне...
-
Җиңүчеләр буынына чиксез бурычлы без!
Татарстан Республикасы Президенты №11-861 Указын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек чаралары планын үтәү максатыннан, 2013 елның 1 августында республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле чараларны оештыру һәм үткәрү турында"гы боерык игълан итте. Бүгенге көндә район территориясендә 1350 ветеран...
-
Райондашлардан уяу булуларын сорыйлар.
Террор актлары булу куркынычы , шик уята торган гамәлләр һәм кешеләр турындагы мәгълүматларны 8 (843) 231-45-55, 8 (843) 231-45-45 телефоннарына шалтыратып әйтү сорала.
-
Көн темасы, 26 август.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл мәдәни-ял итү учреждениеләренә ярдәм итү һәм аларның эшчәнлекләрен активлаштыру максатыннан профессиональ коллективларның авыл клублары буенча гастрольләре дәвам итә.Җәйге чорда районнарга чыгу графигы тагын да тыгызланды. Профессиональ артистлар иң беренче чиратта "Авыл клублары" Программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәкләрендә чыгыш ясыйлар. Шундый чыгышларның берсе узган якшәмбедә...
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына быелның 14 сентябрендә сайлаулар узачак.
Сайлауларга республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да, җитди әзерлек бара. Татарстанның үзәк сайлау комиссиясендә «Кайнар элемтә» телефоннары эшли башлады. (843) 292-85-14, 292-56-42 телефоннары буенча атнаның эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Сайлау алды көннәрендә әлеге телефоннар аша ял көннәрендә дә элемтәгә кереп булачак.
-
Республика программалары – гамәлдә.
Бүгенге көндә районыбызда бик күп социаль проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Республика программалары нигезендә төзелешләр, объектларны реконструкцияләү, капиталь ремонт эшләре бара. Быел районга үзенең визиты вакытында Премьер-министр И.Халиков башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Авылларда ФАПлар, клублар төзелеше алга таба да дәвам итәчәк, юллар төзекләндереләчәк. Һәр проектны тормышка ашыруда "Бердәм Россия" ярдәме...
-
2002 елга кадәр стажлары булган гражданнар игътибарына!
2015 елның 1 январендә уз көченә керәчәк 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән «Иминият пенсияләре» турындагы 400 нче номерлы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан Сарман пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча эш алып бара. Бу киләчәктә хезмәт чорлары турында документлар җыймыйча һәм кешене идарәгә чакыртмыйча гына...
-
9 августта районда физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр.
Традиция буенча август аеның беренче декадасында физкультурачылар көне билгеләп үтелә.Россия куләмендэ быел 75 нче тапкыр уздырыла бу дата. Аны районыбыз халкы да яратып бәйрәм итә. Быел әлеге чара 9 августта районның ял паркында узачак. Әйтергә кирәк, районыбызда физик культура белән спортны устерүгә зур игътибар бирелә.Сонгы елларда аның базасы шактый ныгыды....
-
Райондашыбыз Фирдәвис Гайнетдинов "ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган акция җиңүчесе
"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 12 маеннан 30 июньгә кадәр күпләп газета-журналларга язылучылар өчен акция игълан иткән иде. Иң зур бүләк - Apple iPad 4 Retina. Калган 50 әбунәчене компания китаплар белән бүләкләде! Бәйгедә катнашу өчен, почтада яки өйдән чыкмыйча гына, интернет аша "Татмедиа" ААҖнең өч исемдәге газета-журналына язылырга...