1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне - ул, беренче чиратта, өлкәннәргә...
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне - ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев