2 июль көнне «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә республикабыз һәм илебез өчен уникаль вакыйга - «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең беренчел оешмалары секретарьлары форумы узды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда кунак буларак катнашты. Җыелышны Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Форум эшендә шулай ук Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
2014 ел «Бердәм Россия» партиясендә беренчел бүлекләр елы дип игълан ителде. Бу - партия үз шәһәре яки бистәсендә турыдан-туры эш белән мәшгуль фирка әгъзаларына басым ясый дигән сүз.
«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегендә 134 550 партия әгъзасы һәм 1633 беренчел бүлек исәпләнә - бу Россиянең башка төбәкләренә караганда күбрәк. Татарстан Дәүләт Советына узган сайлауларда партия 79 процент тавыш җыйды.
Чара башланыр алдыннан Татарстан Президенты партия проектлары күргәзмәсен карады, анда республика лидерына «Бердәм Россия» башлангычы белән уңышлы гамәлгә ашырылучы күпсанлы проектларны («Иннополис» IT-шәһәре төзелеше, борынгы «Болгар» тарихи-археология комплексын реконструкцияләү, «Халык контроле» порталының эше, мәктәпләр, юлларны капиталь ремонтлау, республика сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү һ.б.) тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында республика Хөкүмәтенең үз алдына нинди максатлар куюы, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру кирәклеге, төбәк икътисадын модернизацияләү хакында сөйләде.Ул «Бердәм Россия»нең һәр торак пунктта тәкъдим ителүенә, Татарстанның сәяси системасында зур роль уйнавына игътибар юнәлтте. Форумда катнашкан партиянең беренчел оешмалары әгъзалары, асылда, барлык татарстанлыларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.
«Татарстан ирешкән казанышлар - партиянең төбәк бүлеге коллективының да уңышы. Республика илдә ә йдәп баручы төбәкләрнең берсе санала, бездә нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмат өлкәсе актив үсеш кичерә. Агросәнәгать комплексын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Тотрыклы икътисади үсеш киң колачлы социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»нең республика һәм федераль программаларына агымдагы елда гына да 50 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелүен билгеләп үтте.
«Муниципалитетлар һәм «Бердәм Россия»нең беренчел партия бүлекләренең бурычы - программа чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү, халыкка нәрсә эшләнүе хакында объектив мәгълүмат җиткерү. Шундый күпкырлы эш нәтиҗәсендә гражданнарның хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе формалаша да инде. «Бердәм Россия»нең зур өстенлеге - күп тармаклы һәм эшкә сәләтле оешкан структураның булуы. Партиянең иң катлаулы бурычларны да хәл итәргә көченнән килә. Бүгенге сәяси процесс - даими көрәш ул, аның барышында ил, төбәк, муниципалитет белән җитәкчелек итәргә хакың бар икәнлеген расларга кирәк», - диде Президент.
Республика Дәүләт Советына 14 сентябрьдә узачак сайлаулар хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга болай дип белдерде: «Урыннарда партия эшен активлаштырырга кирәк. Кешеләр сезнең территорияләрнең иң мөһим социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә турыдан-туры йогынты ясавыгызны тоярга тиеш. Халык арасында хуплау тапкан барлык карарларның да «Бердәм Россия»нең инициативасы һәм актив роле нәтиҗәсендә кабул ителүенә ирешергә кирәк. Икенче яктан, хакимият җибәргән хаталарга анализ ясау һәм аларны төзәтүдә ярдәм итү зарур. «Бердәм Россия» Татарстанда хакимият фиркасе генә түгел, ә нәтиҗәле идарә итүче партия дә - бу сәяси җаваплылыкның яңа дәрәҗәсе. Партия хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә шушы статуста чыгыш ясарга тиеш», - дип ассызыклады Президент.
Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: «Бүген безнең гражданнар киләчәкләренең ныклы булуына гарантия алырга омтыла. Татарстан күп өлкәдә Россиянең башка төбәкләре арасында әйдәп бара. Без әлеге лидерлыкны сакларга һәм ныгытырга тиеш. Алдагы сайлаулар Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси үсешендә яңа этап булачак. «Бердәм Россия»нең барлык активына нәтиҗәле эшчәнлек телим».
Рөстәм Миңнехановның чыгышы форум делегатларының күңеленә бик тә хуш килде. Шуларның берсе - 36нчы беренчел бүлек секретаре, Сухарево авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов хәтта Президенттан Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең башында торырга тәкъдим итте. Аерым алганда, ул болай диде: «Без республика җитәкчелеге алып барган сәясәтне тулысынча хуплыйбыз. Безнең партия һәм Татарстан Президенты бердәм команда булырга тиеш!».
Залда утыручылар әлеге сүзләрне бердәм күтәреп алгач, Президент тәкъдимне кабул итте.
«Бүгенге көндә планнар күп, аларны гамәлгә ашырырга кирәк, бу безнең уртак эшебез. Безнең бурыч - партиянең халык мәнфәгатен кайгыртуын эш белән күрсәтү, шунлыктан мин «әйе» дип җавап бирәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тиешле документларны хәзер үк партиянең Генераль советына җибәрергә вәгъдә итте. Шул рәвешчә, 5 июльдә узачак «Бердәм Россия» конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның алда торган сайлауларда партия исемлеге башында торачагы турындагы рәсми карар кабул ителәчәк.
Нет комментариев