Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Сарман районында 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелүен хәбәр итә. Авыл җирлекләрендә, предприятие-оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда бу чорда учак ягу, үсемлек сабакларын, коры үлән һәм чүпләрне яндыру, башка янгын куркынычы булган эшләр башкару катгый тыела. Янгыннарга каршы аерым режим...
-
ЮХИДИ хәбәр итә:
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 25кеше - төрле тән җәрәхәтләре алдылар. Күпчелек һәлакәтләрнең...
-
Көн темасы, 20 март.
21 мартта "Россия юристлары ассоциациясе" җәмгыяте игълан иткән Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Аның кысаларында Сарманда да халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итү 8:00 сәгатьтән 16:00сәгатькә кадәр "Сарман"кинотеатрының икенче этажында урнашкан Конференц-залда үткәреләчәк.
-
Көн темасы, 19 март.
Бүген Татарстанда, районыбызда һава торышы бозылуы көтелә. Җил секундына 18-23 метрга кадәр тәшкил итәчәк, буран, бозлавык көтелә. Шуның сәбәпле электр белән тәэмин итү һәм элемтә бүлекләрендә аварияләр булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә.
-
Көн темасы, 14 март.
Татарстанда "IT-чемпион-2014" республика конкурсы старт ала. Хәзер анда мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр үзләре дә катнаша алалар. Аны Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы белән бергәлектә информатизация һәм элемтә министрлыгы оештыра.Конкурсның максаты - республикада яшәүчеләрне дәүләт хезмәтләрен интернет аша аларга ярдәм итү. Конкурста катнашучы укучылар өлкәннәргә www.uslugi.tatarstan.ruсайтында шәхси кабинет ачып, аның...
-
Көн темасы, 6 март.
12 мартта Сарман кинотеатрында "Хатын-кыз.Яз.Мәхәббәт" дип исемләнгән бәйге-тамаша уза. Башлана 19.00 сәг.
-
Көн темасы, 28 февраль.
1 майдан соң сугым эшләрен теләсә кайда башкарырга ярамый булачак. Моның өчен махсус мәйданчык булырга тиеш. Өстәвенә бу урынны теркәтергә һәм сертификат алырга кушалар. Чик буе хезмәте регламенты ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә менә шундый катгый таләпләр куя. Фермерның үз цехы булмаса, терлеген чалдыру өчен аңа якындагы махсуслашкан урынга барырга туры...
-
Якынлашып килүче бәйрәм белән!
Хөрмәтле хәрби хезмәт үтүчеләр һәм запастагы офицерлар, сержантлар һәм солдатлар! Кадерле райондашлар! Ватанны саклаучылар элек-электән илнең иминлеген саклап көрәшкә күтәрелгәннәр! Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан барыгызны да ихластан котлыйбыз! Сезнең илебезнең имин киләчәге өчен күрсәткән батырлыгыгыз, түземлегегез безнең һәрберебез һәм шулай ук яшь буын өчен Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булып...
-
Көн темасы, 20 февраль.
Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми...
-
"Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән конкурс игълан ителде.
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары иҗатларын тирәнтен өйрәнү, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән районкүләм конкурс игълан ителде. Конкурс 2014 елның февраль - ноябрь айларында түбәндәге шартлар буенча 2-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә: 1)...
-
Бүген Сочида XXII кышкы Олимпиаданың тантаналы ачылышы уза
Бүген Сочиның "Фишт" стадионында XXII кышкы Олимпиаданың тантаналы ачылышы узачак. Олимпиада ачылу тантанасының турыдан-туры трансляциясен 20:14 сәгатьтә "Первый" һәм "Россия 1" каналларыннан карый аласыз. Сочи Олимпиадасының символлары булып Леопард, Ак аю һәм Куян сайланды. Олимпиаданың ябылу тантанасы 23 февральдә узачак.
-
Районда халык җыеннары дәвам итә.
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары өч юнәлештә - "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй" агрофирмаларына кергән авылларда уза.
-
Күңел җылым-котлауда!
Сарман радиосы сездән котлау сүзләре көтеп кала. Якыннарыгызны, дусларыгызны гомер бәйрәмнәре, яисә башка онытылмас вакыйга белән безнең дулкыннардан котларга мөмкин. Реклама хезмәте телефоны: 2-57-76
-
ТР Премьер-министры район Советының сессиясендә катнашты.
Бүген районда 2013елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча район Советы сессиясе узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.Узган елдагы эш нәтиҗәләре хакында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров чыгыш ясады. Ул, узган елда район алдына куелган бурычлар үтәлде, дип белдерде. Район өчен 2013 нче ел уңышлы...
-
Сарман районында аномаль салкын һава торышы урнашты.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 гыйнварга кадәр Республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак. Сак һәм игътибарлы булыгыз!