Бөек Җиңү көне белән!
Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тулды....
Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тулды. Җиңүгә илтүче юл озын һәм катлаулы булды. Ләкин безнең бабайлар һәм әтиләр канкойгыч сугышта дошманга бирешмәделәр. Фронтта миллионлаган совет халкы белән беррәттән районыбыз халкы да илебезне дошманнардан сакладылар. Аларның һәр икенчесе батырларча һәлак булды. Бөек Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре дә лаеклы өлеш керттеләр. Ач-ялангач килеш бер ялсыз эшләп, көн дә фронттан ире, әтисе, улы яки абыйсының үлеме турында хәбәр алудан куркып яшәсәләр дә, алар үзләренең иминлеге турында түгел, фашистларны җиңү, фронтка ничек күбрәк ярдәм итү хакында уйладылар.
Сезгә чын күңелебездән сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт, Бөек Ватаныбыз һәм туган ягыбыз хакына хезмәтегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев