САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 13 март

Бүген район Советының утырышлар кече залында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, прокуратура, мәшгульлек үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һ.б. белгечләр бушлай консультацияләр бирделәр. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелде. 12 март көн­не ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­да яз­гы чә­чү эш­лә­ре­нә әзер­лек бу­ен­ча...

Бүген район Советының утырышлар кече залында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, прокуратура, мәшгульлек үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һ.б. белгечләр бушлай консультацияләр бирделәр. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелде.

12 март көн­не ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­да яз­гы чә­чү эш­лә­ре­нә әзер­лек бу­ен­ча бри­финг уз­ды. ТР Премь­ер-ми­нист­ры­ у­рын­ба­са­ры - авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов хә­бәр итү­ен­чә, бы­ел чә­чү мәй­да­ны 2 мил­ли­он 900 мең гек­тар тәш­кил итә­чәк. Көз­дән 532 мең гек­тар­га уҗым чә­чел­гән. Чә­чү эш­лә­ре­нә 12 мең трак­тор чы­га­чак. Март ае­ның сал­кын бу­луы һәм ап­рель аен­да кө­тел­гән яң­гыр­лар ях­шы уңыш алу­га өмет тудыра.

Эко­ло­гик куль­ту­ра һәм әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­не сак­лау елын­да то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­ре эш­чән­ле­ге­нә игъ­ти­бар ар­та тө­шә­чә­ге­нә шик юк. Тө­зек­лән­де­рү юнә­ле­шен­дә эш­ләү­че­ләр­гә җиң сыз­га­нып эш­ләр­гә дә эш­ләр­гә ге­нә ка­ла. Җә­лил бис­тә­сен­дә җи­теш­те­рү кал­дык­ла­ры чы­га­ру бе­лән «Җә­лил то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы (Бла­гоуст­ройст­во)» ААҖ шө­гыль­лә­нә. Уз­ган ел­да ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­рын ва­кыт­лы­ча сак­лау урын­на­рын­да кә­газь-кар­тон, пы­я­ла, по­лиэ­ти­лен җыю өчен ае­рым кон­тей­нер­лар ур­наш­ты­рыл­ды. «Тат­нефть» җәм­гы­я­те яр­дә­ме бе­лән ике чүп ма­ши­на­сы, бер тө­я­геч, өч гид­рав­лик пресс һәм 40 да­нә кон­тей­нер алын­ды. Бы­ел ра­йон­ның көнь­як-көн­чы­гы­шын­да­гы авыл­ла­рын­нан ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­ры җыю, чы­га­ру һәм кү­мү­не оеш­ты­ру күз­дә то­ты­ла.

15 нче мартта 9.00дән 20.00 сәгатькә һәм 16 нчы мартта 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр салым инспекциясендә "Ачык ишекләр" көннәре үткәрелә. Биредә 2013 нче елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат һәм физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру буенча киңәшләр алырга мөмкин булачак.

Сар­ман аг­рар көл­ли­я­те кол­лек­ти­вы, һө­нә­ри юнә­леш би­рү кы­са­ла­рын­да, авыл­лар­га кон­церт­лар бе­лән чы­га. 18нче март­та кол­лек­тив - Сак­лау­баш мә­дә­ни­ят йор­тын­да, 19ын­да - Зур Нөр­кәй­дә, 20 нче март­та - Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да, 21ен­дә Ис­ке Кә­шер мә­дә­ни­ят йор­тын­да чы­гыш ясый. Оч­ра­шу­лар­га 7-11 нче сый­ныф уку­чы­ла­рын, алар­ның әти-әни­лә­рен кө­тә­ләр. Шу­шы ук көн­нәр­дә ра­йон га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се бу авыл­лар­да абу­нә­че көн­нә­ре үт­кә­рә­чәк. «Сар­ман»­га уңай­лы шарт­лар­да язы­лыр­га те­ләү­че­ләр­не сюрп­риз­лар да кө­тә. Оч­ра­шу­лар 17.00 сә­гать­тә баш­ла­на.

Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее "Му­зей - ба­ла­лар кү­зе бе­лән" дип исем­лән­гән рә­сем­нәр кон­кур­сы игъ­лан итә. Ан­да 7 яшь­тән 10 яшь­кә­чә бул­ган ба­ла­лар кат­на­ша ала. Рә­сем ясау сти­ле - ирек­ле, әмма ан­да ба­ры тик Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее тас­вир­лан­ган бу­лыр­га ти­еш. Рә­сем­нәр 1 нче ап­рель­гә ка­дәр ка­бул ите­лә. Вакыт күп калмады, ашыгыгыз, яшь талантлар! Му­зей­ның ад­ре­сы: Сар­ман авы­лы, Куй­бы­шев ура­мы, 31 "а" йор­ты. Те­ле­фон: 2-42-97.

Казанда Универсиада көннәрендә 1,5 меңнән артык табиб медицина ярдәме күрсәтәчәк, 300ләп табиб урта медицина персоналы сыйфатында эшләячәк. Бу хакта кичә "Татар-ин­форм" мәгълүмат агентлыгында узган ви­деоконференциядә хә­бәр иттеләр. Универсиада көннәрендә һәр спорт объектында табиб һәм волонтердан торган күч­мә бригадалар эшләя­чәк. Махсус билге­ләнгән хастаханәләр тәүлек буе хезмәт күрсәтәчәк. Май аенда Универсиада өчен махсус төзелгән Ашыгыч медицина ярдә­ме хастаханәсе дә кулланылышка тапшырылачак.

Татарстан районнарында сәләтле балалар өчен татар, рус һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче лицей-интернатлар ачылырга мөмкин. Бу турыда КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте. Әлеге лицейларда малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Лицейга махсус сайлау аша узган 5-6 сыйныф укучылары кабул ите­ләчәк, бер сыйныфта 12-15 бала укыр дип планлаштырыла. Лицейлар челтә­ренә та­тар-төрек лицейлары да керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев