Хәбәрләр 25 март
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Анда район архив бүлеге җитәкчесе Г.Солтангалиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, полиция бүлеге начальнигы С.Галимов, Александровка авылы җирлеге башлыгы Р.Хәйруллин чыгышлары тыңланылды. Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларда концертлар белән йөри. 26 мартта-...
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Анда район архив бүлеге җитәкчесе Г.Солтангалиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, полиция бүлеге начальнигы С.Галимов, Александровка авылы җирлеге башлыгы Р.Хәйруллин чыгышлары тыңланылды.
Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларда концертлар белән йөри. 26 мартта- Җәлил мәдәният сараенда, 27 исә Район мәдәният йортында булачак.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее "Музей - балалар күзе белән" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан итә. Анда 7 яшьтән 10 яшькәчә булган балалар катнаша ала. Рәсем ясау стиле - ирекле, әмма анда бары тик Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тасвирланган булырга тиеш. Рәсемнәр 1 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Музейның адресы: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 "а" йорты. Телефон: 2-42-97.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев