Хәбәрләр 19 март
18-28 март көннәрендә Татарстанда наркотикларга каршы "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узачак. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучылардан (843) 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Шулай ук, Наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә тәүлек дәвамында ышаныч телефоннары эшли. Мәгълүматны идарәнең интернеттагы...
18-28 март көннәрендә Татарстанда наркотикларга каршы "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узачак. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучылардан (843) 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Шулай ук, Наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә тәүлек дәвамында ышаныч телефоннары эшли. Мәгълүматны идарәнең интернеттагы кабул итү бүлмәсендә дә калдырырга мөмкин.
Атна ахырына янә суытачак. Быелгы кыш соңгы берничә ел эчендә беренче тапкыр нормага туры килгән. Ноябрьдән башлап Казанда 176 миллиметр кар яуган. Чагыштыру өчен, былтыр явым-төшем күләме - 1,5, ә аннан алдагы елны 2 тапкырга күбрәк булган. Ләкин быел, метеорологлар фаразлавынча, кыш җиңел генә бирешергә теләми. Шимбә көнне төнлә термометр баганалары 20 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин, көндез 10-15 градус салкын булыр дип көтелә. Ял көннәрендә аязучан болытлы һава хөкем сөрәчәк. Сүз уңаеннан, 21 март - көннең төн белән тигезләшкән чоры. Астрономнар нәкъ әлеге датаны язның туган көне дип атый. Быел яз соңрак туарга булган, күрәсең. Аның каравы җәй кояшлы һәм аяз булырга охшаган. Һәрхәлдә, халык сынамышларына ышанганда, иртә килгән яз - яңгырлы җәй билгесе.
Россиянең көньягында язгы кыр эшләре башланып китте. Татарстанда да яз көннән-көн үзен күбрәк сиздерә. Хуҗалыкларның әзерлегенә килгәндә, әлегә хәл итәсе проблемаларның очы-кырые күренми. Ягулык-майлау материаллары, ашлама, югары кондицияле орлык, запас частьлар һәм тагын әллә ничә төрле кирәк-ярак җитешми. Кыенлыклар быел бигрәк тә эре инвестор хуҗалыкларында күбрәк сизелә. Россиядә җир җитәрлек. Бүген ил буенча 40 миллион гектардан артык сөрү җире чәчү әйләнешеннән төшеп калган. Татарстанда да бар андый җирләр. Быел тагын да артыр инде. Ни өчен дигәндә, бер гектарны сөрү, ашлау, эшкәртү һәм чәчү хуҗалыкка, ким дигәндә, ун мең сумга төшә, ди белгечләр. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров эшкәртелгән җирнең бер гектарына вәгъдә иткән субсидия күләме исә барлык чәчү эшләренә түгел, җирне бер кат тырмалап чыгарга да җитми. Хәер, әле анысы да ни өчендер хуҗалыкларга һаман да килеп җитми. Элегрәк елларда зур процентлар белән булса да, банктан кредит юнәтергә була иде. Хәзер анысы да чамалы. Россия Авыл хуҗалыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елда хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре тулаем алганда 3,2 процент рентабельлелек белән тәмамланган. Рентабельлелек бар да бит, плюс белән түгел шул. Экспертлар исә Россия авыл хуҗалыгында һәр дүртенче хуҗалык асылда банкрот хәлендә дип раслый.Узган ел дәвамында 13 мең хуҗалыкта конкурс идарәчесе билгеләнеп, "финанс сәламәтләндерү" аша үткәрелгән. Шуларның нибары 862сендә генә банкротлык әзме-күпме көтелгән нәтиҗә биргән. Бу исә нибары 7 процент кына дигән сүз. Калганнары, кем әйтмешли, упкынга тәгәрәгән. Ә бит һәр хуҗалык артында язмышларын авыл белән бәйләгән йөзләрчә кеше бар. Россия буенча көн саен ике-өч авылның юкка чыгуы да шуннан килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев