Хәбәрләр 14 март
15 нче мартта 9.00дән 20.00 сәгатькә һәм 16 нчы мартта 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр салым инспекциясендә "Ачык ишекләр" көннәре үткәрелә. Биредә 2013 нче елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат һәм физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру буенча киңәшләр алырга мөмкин булачак. Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларга концертлар...
15 нче мартта 9.00дән 20.00 сәгатькә һәм 16 нчы мартта 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр салым инспекциясендә "Ачык ишекләр" көннәре үткәрелә. Биредә 2013 нче елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат һәм физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру буенча киңәшләр алырга мөмкин булачак.
Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларга концертлар белән чыга.18нче мартта коллектив - Саклаубаш мәдәният йортында, 19ында - Зур Нөркәйдә, 20 нче мартта - Петровка Завод авылында, 21ендә Иске Кәшер мәдәният йортында чыгыш ясый. Очрашуларга 7-11 нче сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен көтәләр. Шушы ук көннәрдә район газетасы редакциясе бу авылларда абунәче көннәре үткәрәчәк. «Сарман»га уңайлы шартларда язылырга теләүчеләрне сюрпризлар да көтә. Очрашулар 17.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев