Хәбәрләр 15 апрель
Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар. Республикада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне...
Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар. Республикада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне фаш итеп өлгерергә кирәк. Кар чын-чынлап эреп бетмәсә дә, экологлар инде рейдларны башлап та җибәрде. Чөнки анда-сандагы законсыз чүплекләр турында "Халык контроле" порталы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының "кайнар элемтә"cе (267-68-86) аша хәбәрләр ирешеп тора икән. Быел гына да андый мөрәҗәгатьләр 50дән артып киткән. "ТР Административ хокук бозулар турында"гы кодексның 3,6 маддәсе нигезендә, хәзер экологларга штраф салу вәкаләте бирелде. Табигатькә әнә шул рәвешле хилафлык китерүчеләргә карата: физик затларга - 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 50 мең сумнан алып 200 мең сумга хәтле штраф каралган. Тик ел саен диярлек чүплекләрнең гел бер урында барлыкка килүен исәпкә алганда, андый штрафның берничә тапкыр салынуы да ихтимал. Болар һәм башкалар хакында буген район советында да сүз алып барылды. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район башлыгы урынбасары Г.Саляхова, Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Н.Насыйров чыгышлары тыңланылды.
Республика игенчеләре алдында якын арада 1 миллион гектардан артык мәйданда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы тора. Кырларга ашлама кертү белән беррәттән хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама туплау, орлыкны язгы чәчүгә әзерләү һәм башка төрле эшләр башкарыла. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров әйтүенчә, эшкәртелгән җирнең бер гектарына дәүләт ярдәме ике чыганактан - федераль һәм җирле бюджеттан бирелә. Аның күләме шулай ук ике тармактан туплана. Федераль бюджеттан бирелә торган акчаның бер өлеше гомуми гектар саныннан чыгып бирелсә, икенче өлеше -кызыксындыру акчасы. Анысы хуҗалык тарафыннан эшкәртелә торган җирнең барлык үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш була.2013 елда хуҗалыкларга федераль субсидия башлыча эшкәртелгән җир күләменә карап бирелә. Аның минималь күләме әлегә бер гектарга 125 сум тәшкил итә. Беренче карашка бик аз тоелса да, Россия буенча быел биреләчәк субсидия күләме 15,2 миллиард сумга җыела, ди Николай Федоров. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хуҗалыкларга быел биреләчәк субсидия күләме 6 миллиард 400 миллион сум тәгаенләнгән. Шуның яртысыннан артыгы республикага килеп җиткән һәм хуҗалыкларга күчерелә башлаган. Нәтиҗәдә игенчеләребез якын араларда бер гектар сөрү җире өчен 450 сум күләменнән дәүләт ярдәменә өмет итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев