САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 21 март

Республикада, җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән, «Зур гаилә» дип исемләнгән акция бара. Бүген ятим балаларның язмышы, аларны гаиләләргә урнаштыру турында сүз күп йөртелә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алучыларга уртак булышлык аларның тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәчәк. Республикада җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче ундүрт гаилә...

Республикада, җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән, «Зур гаилә» дип исемләнгән акция бара. Бүген ятим балаларның язмышы, аларны гаиләләргә урнаштыру турында сүз күп йөртелә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алучыларга уртак булышлык аларның тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәчәк. Республикада җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче ундүрт гаилә бар. Аларның унберендә инвалид һәм асрамага алынган балалар да тәрбияләнә. Үз өсләренә шундый зур социаль җаваплылык алган бу гаиләләргә һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды счетына, булдыра алганча, акча күчерергә кирәк

Ра­йон­да «Җыр­лы ба­ла­чак илен­дә» бәй­ге­се­нең зо­на сай­лап алу кон­церт­ла­ры узды. Әле­ге бәй­ге яшь та­лант­лар­ны бар­лау мак­са­тын­нан, 5 яшь­тән алып 17 яшь­кә ка­дәр­ле бул­ган ба­ла­лар ара­сын­даел саен уз­ды­ры­ла. Алар өч яшь төр­ке­мен­дә ае­рым җыр, ан­самбль, нә­фис сүз, бию һәм му­зы­ка уен ко­рал­ла­рын­да чы­гыш­лар бу­ен­ча көч сы­на­ша­лар. 20 март көнне РМЙ да әлеге бәйгенең гала-концерты узды.

Узган ел дәвамында Татарстанда террорчылык һәм экстремизмга бәйле 27 җинаять теркәлгән, аларның 20се буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда кичә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хәбәр иттеләр. Кузгатылган 27 җинаять эшенең 14е радикаль ислам тарафдарларына, 13е экстремистик юнәлештәге формаль булмаган яшьләр хәрәкәтләренә кагыла. Алар буенча 8 кеше җинаять җавап­лылыгына тартылган. 8 төрле әдәби китап, 7 аудиофайл экстремистик дип табылган.

Россия Дәү­ләт Думасы депутатлары балалар тапшыруларына рекламаны кире кайтарырга тәкъ­дим итә. Бу хактагы закон проекты Думага кер­тел­гән дә инде. Депутатлар фикеренчә, балалар тапшырулары хәзер дәүләтнең социаль яктан әһә­миятле продукциягә финанс ярдәм күр­сәтүе аркасында гына яши бирә. Ә тапшыруларга рекламаны кайтару исә аларны табышлы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Закон проектында тәкъдим ителгәнчә, 12 ми­нуттан да кыскарак тапшыруда - берәр минутлык реклама блогы, ә 12-25 минутлык тапшыруларда исә 1,5әр минутлык ике блок һәм тапшыру уртасында 1 минутлык реклама күрсәтергә кирәк.

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен махсус медицина полисы барлыкка килергә мөмкин. Премьер-министр Дмитрий Медведев сәламәтлек саклау минис­тры Вероника Скворцовага бу мәсьәлә җәһәтендә эшли башларга әмер биргән. Әлеге полис һәм яшь инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү чаралары "Уңайлы мохит" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Полисны булдыру хакындагы тәкъдимнәр хөкүмәткә 1 ав­густка кадәр кертелергә тиеш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташкынны көтә. Белгечләр сүзлә­ренчә, быел ул шактый дәвамлы булачак, ә аның нәтиҗәләре март аеннан августка кадәр үк сузылырга мөмкин. Министрлыкта әйтү­ләренчә, 3 меңнән артык торак пункт­ка куркыныч яный.Ташкынның озакка сузылуы менә нәрсәгә бәйле: яз быел Россия төбәкләренә бер үк вакытта килми. Башта "зур су" белән Калининград өлкәсе, Көньяк, Төньяк Кавказ федераль округлары, Үзәк федераль округның көньяк өлешен­дә яшәүчеләр очрашачак. Иң соңгы булып - июль-август айларында Хабаровск крае, Амур өлкәсе, Еврей автоном округындагы карлар эреп бетәчәк. Россия Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, "зур су" 3 меңгә якын кеше өчен һәлакәткә әве­релергә мөмкин. Коткаручылар иң авыр вәзгыять Алтай крае, Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларында, Иркутск, Новосибирск, Түбән Новгород, Самара һәм тагын берничә өлкәдә күзәтелер, дип фаразлый. "3 мең 296 торак пункт, 796 күпер, тимер юллар, ма­гистральләр су астында калырга мөмкин", - дип хәбәр итә бу хакта министрлыкның Гражданнарны саклау департаменты директоры. Метеорологлар сүзләрен­чә, Ростов өлкәсенең кече елгаларында, Татарстан, Карелия, Волгоград өлкәсе елгаларында боз тыгылу һәм суның куркыныч дәрәҗәгә күтәрелүе мөмкин. Куркыныч янаган өлкәләрдәге үзгә­решләрне галәмнән күзә­тергә, боз вата торган техниканы эшкә җигәргә ниятлиләр. Язгы ташкын вакытында Рос­сиядә 8 меңгә якын оператив төркем эшләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев