Татарстанда ел башыннан бирле 41 бавыр күчереп утырту операциясе ясалган
Республика клиник хастаханәсендә бавыр трансплантациясе программасы 2018 елдан бирле актив үсеш ала. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә РКХның 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин сөйләде.
Хирург билгеләп үткәнчә, программа эшли башлаган беренче елда нибары 13 операция башкарылган. Моңа кадәр ел саен якынча бер трансплантация генә үткәрелгән. Ләкин елдан-ел операцияләр саны да, сыйфаты да арткан. Узган ел республикада 70 бавыр күчереп утырту уздырылган — бу төбәк дәрәҗәсе өчен шактый югары күрсәткеч. Быел исә 41 операция ясалган.
Моннан тыш, Татарстанда бавыр циррозы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — хроник бавыр авыруларының циррозга кадәр бару куркынычын киметү, хәвеф факторларын иртә ачыклау, диагностиканы яхшырту һәм диспансер күзәтүен камилләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев