Сигал онкология диспансерында 66 яшьлек хатын-кызга катлаулы операция ясалган
Казанның Сигал исемендәге Республика онкология диспансеры хирурглары авыр очрак белән очрашты. 66 яшьлек хатын-кызга берьюлы ике зур шеш табылган — сул бөерендәгесе 16 сантиметрга, уң күкәйлегендәгесе 15 сантиметрга җиткән. Яман шешләр корсак куышлыгының зур өлешен, шул исәптән оча өлешен дә биләгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Авыру урология бүлегенә озатылган. Операция кичекмәстән — аның килгәненә икенче көнне үк башкарылган. Хирургик катнашу 3,5 сәгать дәвам иткән. Табиблар шешләрдән зыян күргән сул бөерне, күкәйлекләрне һәм аналыкны алып ташлаган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, хатын-кыз хәзер үзен яхшы хис итә. Ул инде өенә кайтарылган да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев